5-ГР тикшерүе аша узмаган: табигатьтән файдаланучыларга лицензияле 153 биләмә буенча штрафлар яный

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Каты файдалы казылмалар запасларының торышы һәм үзгәрүе турында мәгълүматлар  (5-ГР статистика хисабы формасы) кабул итү кампаниясе төгәлләнгән. Республикада 284 җир асты биләмәсеннән файдаланучылар арасыннан яртысыннан артыграгының закон бозуларга юл куйганлыгы ачыкланган. 45енең хисап тапшырмаганлыгы, 95енең – файдалы казылма чыгаруның килештерелгән күләменнән читкә тайпылганлыгы, 5сенең авыл хуҗалыгы максатындагы җирләрдә файдалы казылма чыгарганлыгы, 8енең файдалы казылма чыгару эшләрен үстерүнең килештерелгән планга ия булмыйча гына эшләгәнлеге билгеләнгән. Хисаплар кабул итү кысаларында ачыкланган закон бозу очраклары Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиядә күздә тотылган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен санга сукмыйча файдалану”) нигезендә административ җаваплылыкка китерә. Юридик затларга административ штраф күләме 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: җир асты биләмәләреннән файдаланучылар җир асты биләмәләреннән файдалануның барлык төрләре процессында геология, маркшейдерлык документларын һәм башка документлар тутырып барырга, шулай ук җир асты биләмәләрендә эзләп табылган, чыгарыла һәм калдырыла торган файдалы казылмалар турында, шулай ук алардагы компонентлар, җир асты биләмәләреннән  файдалы казылмалар чыгаруга бәйле булмаган максатларда файдалану турында мәгълүматлар булдырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International