Әлмәт районы “Сказка” балалар бакчасында экология дәресе үткәрелгән

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Әлмәт районы Кичү авылында “Сказка” балалар бакчасының өлкән төркеменә йөрүче сабыйлар “Һөнәрләр шәһәре”нә сәяхәт кылган. Бу юлы сабыйлар өйдә аерып җыелган чүпнең махсус предприятиеләргә кадәр ниндирәк юл узуын һәм бу процесска нинди һөнәр ияләре җәлеп ителүен өйрәнгән. Балалар катыргыдан чүп савытлары ясап, аларны тиешенчә тамгалаган һәм  чүп савытларын шәһәр макетына урнаштырган. Нәниләр, тәрбиячеләре белән бергәләшеп, контейнерларны торак-коммуналь хуҗалык эшчеләре урнаштыруы, “файдалы” чүпне чыгару өчен махсус транспорт җәлеп ителүе турында фикер алышкан.  Балалар бакчаларына йөрүче сабыйларга чүпне аерып җыю культурасын сеңдерүдә әти-әниләренең актив катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. “Балалар бакчасында яраксыз материалдан үзенчәлекле эшләнмәләр ясау буенча күргәзмә почмагы, шулай ук экспериментлар зонасы булдырылган. Экспериментлар зонасында нәниләр үсемлекчелек нигезләрен өйрәнә. Балалар тематик чараларда зур канәгатьлек хисе белән катнаша, чүпне аерып җыярга өйрәнә һәм зурларны да шуңа өйрәтә”, – ди Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре. Моннан тыш экологлар балалар бакчасының кече төркеменә йөрүче нәниләргә дә экология дәресе уздырган. Шук-шаян малай-кызларга кышның хайваннарның тышкы кыяфәтенә ничегрәк йогынты ясавы турында сөйләп үтелгән. Экологлар балаларга, табигать үзенчәлекләрен өйрәнүгә карата кызыксынуларын арттыру өчен, методик кулланмалар бүләк иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International