Фин белгечләре алга таба Казанда ләмле кырлар территорияләрен үстерү юллары белән таныштырды

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген Финляндиянең Kaukointernational компаниясе белгечләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Казан шәһәрендә ләмле кырларны торгызу юллары белән таныштырды. Татарстан Хөкүмәт йортында узган эшлекле очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.

Узган елның ноябрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе һәм Kaukointernational компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул куелганлыгын искә төшерик. Фин компаниясе әлеге килешү нигезендә кайбер тәкъдимнәр эшләгән. Аерым алганда, фин белгечләре начар исләрне бетерү, җир асты суларын пычрак матдәләр эләгүдән саклау, рекреация проектларын алга таба үстерү өчен туфракның тотрыклылыгын булдыру буенча чишелешләре белән таныштырды.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдимнәре белән таныштырган өчен Kaukointernational вәкилләренә рәхмәт белдереп, тәкъдим ителгән вариантларның профильле министрлыклар тарафыннан тәфсилләп өйрәнеләчәген искәртте.

 Сүз уңаеннан, Казанда ләмле кырларны торгызу проектын “Экология” илкүләм проектының “Иделне савыктыру” федераль проектына кертүнең күздә тотылуын искәртик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International