Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковның Балыкчылар көне белән котлавы

2020 елның 10 июле, җомга

Хөрмәтле балыкчылар, балык кәсепчелеге хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән Балыкчы көне белән котлыйм!

Бу бәйрәмне балык запасларын сакларга һәм тулыландырырга ярдәм итүчеләр, һөнәрчелектә куркынычсызлыкны тәэмин итүчеләр, су биоресурсларын тикшерүчеләр, квалификацияле кадрлар әзерләүчеләр, аквакультура белән шөгыльләнүчеләр билгеләп үтә. Моннан тыш, балык тоту – ул ял итү һәм табигать белән бердәмлектә булу ысулы да.

Сулыкларга һәм алардагы тереклек ияләренә сакчыл караш профессионаллар һәм һәвәскәр балыкчылар өчен төп кагыйдә булуы мөһим.

Балыкчылыкка мөнәсәбәте булган һәркемгә нык сәламәтлек, сабырлык, күңел күтәренкелеге һәм гаилә иминлеге телим!

 

Татарстан Республикасы экология һәм

табигать ресурслары министры

А.В. Шадриков 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International