Иделдә су саклау режимын бозган өчен 12 автомобиль йөртүче штрафка тартылачак

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

«Автостоп» операциясе республикада сулыкларның пычрануына юл куймау максатында дәвам итә. Чираттагы рейд Идел елгасының су саклау зонасында, Тәтеш шәһәре территориясендә үткәрелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан закон бозучыларның транспорт чаралары фотога төшерелгән, милекчеләрне билгеләү өчен ЮХИДИ идарәсенә рәсми мөрәҗәгать юлланган.

Унике автомобиль хуҗасының икесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Су объектларының су алу урыннарында әлеге объектларның пычрануына яки башка төрле зыянлы күренешләргә китерергә мөмкин булган су саклау режимын бозу» дигән 8.3 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган, хокук бозучыларның калганнары да, административ материаллар төзү өчен, ТР Экология министрлыгына чакыртылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International