Саба районының Шәмәрдән авылында нефть пычраткан җирләрне торгызалар. Авылның 6 мең кешесе быел ук уңай үзгәрешләрне сизәчәк. Проект «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм Татарстанда «Чиста ил» федераль проекты буенча ликвидацияләнгән беренче объект булачак.
«Элегрәк үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, җирләр деградацияләнгән һәм бозылган. 259 квадрат метр мәйданлы туфрак тимер-бетон корылма ватыклары белән тулган, 1,6 мең м3 күләмендәге битум калдыклары урнаштырылган, 12,6 мең м2 грунт пычранган. Моннан тыш, территория Кече Мишә елгасы, Инеш елгасы һәм Мишә елгасының уң кушылдыгы арасындагы су бүленү участогы булып тора», – дип билгеләп үтте матбугат туры кысаларында ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский.
Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов аңлатканча, районга килгән тискәре «мирас» Советлар Союзы чорында ук эшләгән предприятиедән калган. 90 нчы елларда предприятие бетерелгән, тик аннан битум калдыклары белән 4 нигез чокыры калган. «Шәмәрдән авылы су бүленгән урында тора, ягъни грунт сулары җир өслегенә бик якын урнашкан. Табигый ки, яз көне кар суларын әлеге битумны барлык территория буйлап юдыра торган булган. Бу проблема күптән бар инде, ләкин мондый глобаль мәсьәләне муниципалитет көче белән генә хәл итә алмадык», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе. Бу урында үлемгә китергән очрак та булган.
Бу мәсьәләне хәл итүдә җыелган экологик зыян объектларын бетерүгә юнәлдерелгән «Чиста ил» федераль программасы ярдәмгә килгән. «2018 елда без территорияне тикшердек, 2019 елда – проектлаштырдык, уңай экологик экспертиза алдык, Экология министрлыгы белән берлектә заявка формалаштырдык, Мәскәүдә аны якладык. Быел илкүләм проект кысаларында территорияне чистарту һәм җирләрне рекультивацияләү эшләре башланды», – дип сөйләде Марат Ишниязов.
Барлык чаралар циклы ике этапка бүленгән: техник һәм биологик. Эшләр июнь аенда башланган һәм хәзер графиктан алда бара. «Бүгенге көндә үтәлеш 40%тан артык. Эшләр күләме этаплап башкарыла. Беренче чиратта, өске пычрану урыннарында – 50 см. кадәр, күмелгән урыннарда 6 м. кадәр пычранган грунт алына, махсуслаштырылган оешмага утильләштерүгә тапшырыла. Киләсе этап – чиста грунт кертү, уңдырышлы катлам ясау һәм, әлбәттә инде, биологик рекультивацияләү: агачлар, куаклар, үсемлекләр утырту», – дип хәбәр итте подрядчы оешма – «ТРЕЙД МЕТАЛЛ» ҖЧҖ генераль директоры Марат Галиев. Төзелгән дәүләт контракты нигезендә, эшләрне башкару суммасы 76,6 млн. сум тәшкил итәчәк.
2020 елда «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында Татарстанда 2 объект гамәлгә ашырыла –Саба районының Шәмәрдән авылында һәм Түбән Кама районының Прости авылында. Моннан тыш, Минзәлә шәһәрендәге чүплекне дә бетерү планында.