Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында хокук бозучының гамәлләреннән 2 миллион 137 мең сум зыян килгән. Исегезгә төшерик, 970 кв.м. мәйданлы кишәрлектә лицензия булмаган килеш вак таш алу факты ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан быелның февраль аенда ачыкланган булган. Чыгарылган файдалы казылмаларның төп өлеше алга таба сату өчен сак пункты янында урнаштырылган, бер өлеше алдан ук сатып алынган һәм Нурлат районындагы объектка чыгарылган. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясының 1 өлеше буенча административ эш алып барыла, компаниягә 1 миллион сумга кадәр штраф яный.
ТР Экология министрлыгы белгечләренең тикшерү материаллары нигезендә, табигать ресурсларын урлау факты буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районындагы тикшерү бүлеге тарафыннан билгеләнмәгән затка карата РФ Җинаять кодексының 158 статьясының 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
Июнь аенда закончалык торышы һәм җир асты байлыкларыннан файдалану һәм аларны саклау турындагы законнар үтәлешенә прокурор күзәтчелеге тәҗрибәсе турында булып узган коллегия кысаларында Россиянең генераль прокуроры Игорь Краснов җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелекнең әһәмияте турында ассызыклаган иде. Аерым алганда, ул билгеләп узганча: «Файдалы казылмаларны законсыз, контрольсез алу, өстәвенә шуның аркасында әйләнә-тирә мохитнең пычрануы кешеләрнең сәламәтлегенә зыян сала, шактый зыян китерә, кайвакыт тулы бер экосистема бозылуына китерә, аларны үз халәтенә кайтару өчен дистәләрчә еллар таләп ителергә мөмкин. Норильскидагы экологик һәлакәт – моның ачык мисалы булып тора, аның нәтиҗәләре һәркемгә билгеле». 2018 елдан алып 2020 елның февраленә кадәр прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча җир асты байлыкларын саклауга һәм куллануга юнәлтелгән закон таләпләре бозылуның 20 меңнән артык очрагы ачыкланган. 7 меңгә якын күрсәтмә чыгарылган, 600 артык ризасызлык белдерелгән, судларга 2 меңгә якын гариза тапшырылган, 179 кисәтү белдерелгән. Прокурор йогынтысы чаралары буенча 6,4 мең зат административ һәм дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Прокурор материаллары буенча тикшерү органнары тарафыннан 232 җинаять эше кузгатылган.
Коллегия нәтиҗәләре буенча субъектлардагы прокурорларга киләчәктә дә файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактларына, җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның лицензия килешүләре шартларын үтәмәвенә, ятмаларны эшкәртүгә проект документацияләре үтәлмәвенә, мәҗбүри түләүләрдән читләшүгә, аларны рәсми хисаплылыктан яшерүгә, бозылган җирләрне рекультивацияләүгә, эшкәртелгән ятмаларны исәпкә алуга, аларны саклауга һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә бәйле белешмәләргә игътибар итәргә, җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның гамәлләрен контрольдә тотарга кушылды.