12,6 мең квадрат метрлы урынны чистартып кына калмыйча, яшелләндергәннәр дә. «Чиста ил» федераль проекты кысаларында Саба районының Шәмәрдән авылында бозылган җирләрне рекультивацияләү эшләре төгәлләнгән.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Үзәк урамы буйлап вертолеттан күзәтү барышында төзелеш һәм ремонт калдыклары булган урынны ачыклаган. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы 250 кв. метр тәшкил итә, аның күләме – 46 куб. метр.
Дискуссия клубы утырышы Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе ярдәмендә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте тарафыннан оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар арасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә «Яшь натуралист көндәлеге» конкурсы үткәрелде, эшләр 15 ноябрьгә кадәр кабул ителде. Табигать күзәтүләре белән тутырылган көндәлекләр бәяләү өчен жюрига җибәрелде.
Ел дәвамында сез табигать саклау эшчәнлеге белән актив шөгыльләндегезме, сезгә 16-30 яшьме? Ул чакта А.И. Щеповских исемендәге әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү буенча төбәк иҗтимагый фонды «Мин волонтер – эколог!» республика конкурсына сездән гаризалар көтеп кала.
Алабуга районында ике дача хуҗасы гомуми файдаланудагы яр буе полосасын биләп алган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторларына «Спутник» коммерциясез бакчачылык шикрәтендәге Орехово күле тирәсендә табигать саклау законнары таләпләрен бозу очрагы турында гражданнар мөрәҗәгатен карау кысаларында билгеле булган.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре һәм үзәк аппарат хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктантында катнаштылар.
«В.И.Вернадский исемендәге Илкүләм экологик премия» проектлары конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү 2020 елның 1 декабренә кадәр озайтылган. Катнашу өчен физик затлар һәм оешу-хокук формасына бәйсез рәвештә теләсә нинди юридик затлар чакырыла.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 7770 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 3451 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Конкурс Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәме белән Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте тарафыннан үткәрелгән.