ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсендә 8500 мөрәҗәгать теркәлгән. Мөрәҗәгатьләрнең 92% ы инде хәл ителгән. Иң күп хәбәрләр «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында килде - 3798. Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 3204 мөрәҗәгать килгән. «Халык контроле» системасында - 1317, «ПОС» кире элемтә платформасында 181 сорау теркәлгән.

Федерация Советы каршындагы социаль инновацияләрне үстерү советы дәүләтнеке булмаган сектор тарафыннан кертелә торган иң яхшы социаль практикалар турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән «Социаль курс: яңа заман идеяләре» проектын гамәлгә ашыра. 

Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен «Сапропель-Алабуга» ҖЧҖ генераль директорына карата 30 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнде. 


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

Бүген экологик агарту отличнигы, Министрлык акцияләренең идея илһамчысы һәм яшь экоактивистларның акыллы остазы Дамир Фәргать улы Вәлиуллин  үзенең юбилеен билгеләп үтә. Мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы инде 13 елдан артык экологик белемле һәм аңлы буын тәрбияләү өстендә эшли.

Казан шәһәре Совет районының 114 нче балалар бакчасында Бөтендөнья икенчел эшкәртү көненә багышланган чара узды. Балалар мөһим экологик проблема – әйләнә-тирә мохитнең чүп-чар белән пычрануы турында белделәр һәм аны хәл итү юлларын таптылар. 

Кемнәр ул юннатлар һәм заманча укучыны аларның хәрәкәте нәрсәсе белән кызыксындырырга мөмкин? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Татарстан мәктәп укучыларының экологик аңын уяту эшен дәвам итәләр. 


14
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән оештырылган «ЭКОлидер» республика конкурсында катнашу өчен заявка бирүгә бер генә көн калды. 

Казанда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Түбән Камада инеш елгасының су саклау зонасында 55 мең кв.метрдан артык мәйданда туфракның уңдырышлы катламы алынган һәм күчерелгән. 

15 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә онлайн-конференция узачак, аның туры эфирында «Реальное время» интернет-газетасы укучыларының сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский җавап бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International