Чаллыда “Яшел урам” шәһәр экологик акциясе башланды. Ул “Чиста шәһәр синнән башлана” девизы астында, Чаллы халкын көнкүреш калдыкларын аерым җыюга этәрү максатыннан үткәрелә. Макулатураны, пластикны һәм металлны аерым җыю өчен беренче контейнер Кәгазьчеләр микрорайонында куелды. Акцияне “Проминдустрия”, “Чаллы катыргы-кәгазь
Мәктәпләрдә, балалар һәм үсмерләр иҗат коллективларында укучы һәм тәрбияләнүчеләр өчен Экология буенча халыкара ”Планета саулыгы? Минем кулда! – 2015” балалар иҗаты конкурсы оештырыла. Анда катнашу өчен быелның 31 декабренә кадәр рәсемнәр, плакатлар (компьютер графикасы кулланырга ярый), эшләнмәләр, видеороликлар яисә әдәби әсәр җибәрергә кирәк. Эшләр әйләнә-тирәлекне саклауның көнүзәк аспектларына, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклауга, экологик проблемаларны чишүгә багышланырга тиеш. Яшь категориясе – 17 яшькә кадәр. Чара Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы
Экологик чиста һәм органик азык-төлек җитештерүчеләр һәм дистрибюторлар, экофермалар, алдынгы чит ил компанияләре дилерлары һәм табигый продукция яклы бүтәннәр 5нче халыкара ЭкоГородЭкспо махсус юбилей күргәзмәсендә катнаша алалар. Чара Мәскәүдә 20-22 ноябрьдә узачак. Максаты – экологик товарлар, азык-төлек һәм хезмәтләр җитештерүчеләрне, сатучыларны һәм кулланучыларны бер мәйданда берләштерү. Күргәзмә
Бүген Мәскәүдә, Россия Табигать министрлыгында “Россия су хуҗалыгы комплексын 2012-2020 елларда үстерү” федераль максатчан программасын тормышка ашыру, федераль һәм региональ башкарма хакимият органнарының шул өлкәдә хезмәттәшлеге тикшерелде. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев әлеге программаны республикада тормышка ашыру турында хәбәр итте һәм шул өлкәдә эшләрне яхшырту буенча берничә конструктив тәкъдим кертте. Аерым алганда, тәкъдимнәр су объектларын куллану һәм саклау өлкәсендәге региональ программаларны конкурста сайлауның озаклыгына һәм тәртибенә кагыла. Су саклау эшләренә федераль чараларны объектив бүлү максатыннан ул уртак финанслау кимәлен исәпләгәндә Россия Федерациясе субъектының сулыклар өслеге корректлау коэффициентын куллануны карарга тәкъдим итте. “Татарстанның су ресурслары тармаклы елгалар челтәре, эре Идел, Кама елгалары, аларның Вятка, Агыйдел, Зөя кебек кушылдыклары һәм байтак кына урта һәм кече елгалар булу белән характерлана, – диде Фәрит Габделганиев, – республика территориясендә шулай ук Европада иң зур булган Куйбышев сусаклагычы, Түбән Кама, Зәй һәм Карабаш сусаклагычлары
Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында матбугат хезмәте вәкилләренең һәм журналистларның хезмәттәшлеге, матбугат хезмәте секретарьларының хәбәр чаралары белән эш итү буенча хокукый нигезләре һәм журналист эшчәнлегенең этик нормалары тикшерелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының массакүләм мәгълүмәт чаралары белән хезмәттәшлек секторы мөдире Айгөл Әмирова Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм
19 ноябрь көнне Татарстанда Иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәгендә экология өлкәсендәге үз белемнәрен сынарга теләүчеләр көтелә. Чара тест һәм интерактив өлешләрдән торачак. Тест өлеше ресурсларга сак караш, чүп-чарны аерым җыю, социаль реклама, сәламәт туклану һәм хайваннарга ярдәм темаларын үз эченә ала. Интерактив өлештә “Эко-йорт”, “Азык-төлек кәрҗине”, “Чуп-чарны аерым җыю”, “Республиканың яшел картасы”, “Калдыкларның
Кадерле дуслар!
Сезне Халыкара Студент көне белән котлыйм!
Күпләрегез йөрәк кушуы буенча әйләнә-тирәлекне саклау белән шөгыльләнә, табигать саклау буенча җәмәгать инспекторы, волонтер, экологик яшьләр хәрәкәте активисты булып тора. Сез көн саен Татарстан халкының экологик культурасын күтәрү кебек катлаулы, ләкин бик мөһим эштә катнашасыз. Сез безне аңлыйсыз, без башлаган һәр эшне аңлы рәвештә күтәреп
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциянең торышы турында халык фикерен сораштыру дәвам итә. Анкетага җавапларны министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык – халык фикерен сораштыру, анкеталау” бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/info.php?id=618907) бирергә
Казанлылар катыргыны, кәгазьне, пластик шешәләрне һәм хәтта көнкүреш химиясе савытларын түләүле рәвештә икенчел эшкәртүгә тапшыра ала, – шәһәр урамнарында “Чиста тирәлек” икенчел чимал кабул итү пунктлары барлыкка килде.
Бөтендөнья рециклинг көне алдыннан шундый бер пунктны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев карады. Анда икенчел чимал сортлана, пресслана һәм чүп-чар эшкәртү заводына җибәрүгә әзерләнә. “Чүп-чарны аерым җыеп һәм сортлап без ике мәсьәләне чишәбез, – диде министр, – беренчедән, 20%ка кадәр чүп-чарны икенчел файдаланып, полигоннарны бушатабыз, икенчедән, шуның аркылы табыш алабыз. Чималны кабат файдалану – аны экономикага кайтару ул. Мондый пунктлар икенчел чималны җыю, сортлау, җитештерүдә куллану чылбырының беренче буыны булып тора. Бу ахыр чиктә һәркемгә
Казан Федераль университеты студентлары экологик таләпләр үтәлә торган яңа каты көнкүреш калдыклары полигонында булып кайтты. Анда баруны, еллык Бөтендөнья рециклинг (икенчел