19 ноябрь көнне Татарстанда Иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәгендә экология өлкәсендәге үз белемнәрен сынарга теләүчеләр көтелә. Чара тест һәм интерактив өлешләрдән торачак. Тест өлеше ресурсларга сак караш, чүп-чарны аерым җыю, социаль реклама, сәламәт туклану һәм хайваннарга ярдәм темаларын үз эченә ала. Интерактив өлештә “Эко-йорт”, “Азык-төлек кәрҗине”, “Чуп-чарны аерым җыю”, “Республиканың яшел картасы”, “Калдыкларның үзлекләре” дигән 5 өлештән тора, аларда экологик фикерләү сәләтен күрсәтергә кирәк булачак. “Яшел ГТО” нормасын тапшыручыларга значоклар бирелә, алар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла торган яшьләргә экологик белем бирү проектында катнашучылар исемлегенә кертеләчәк.
“Яшел” ГТО нормасын тапшырырга теләүчеләрдән экологик стандартларны тормышта һәм йортлар төзүдә куллану, сәламәт туклану кагыйдәләрен һәм каты көнкүреш калдыкларын сортлау алымнарын белү дә таләп ителә.
“Яшел ГТО” тапшыру 18.00дә, Казан ш., Тукай ур. 58 й, 309 офис адресында башлана.
Министрлыкның матбугат хезмәте