Казан Федераль университеты студентлары экологик таләпләр үтәлә торган яңа каты көнкүреш калдыклары полигонында булып кайтты. Анда баруны, еллык Бөтендөнья рециклинг (икенчел эшкәртү) көненә багышлап, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды. “Көнчыгыш полигон”да студентлар аны төзү барышы турында белделәр, тирән сортлау һәм брикетлаудан соң чүп-чарны күмүнең заманча технологияләре белән таныштылар. Чүп-чар салу урыннарына махсус гидроизоляцион пленка түшәлгән, ул исә күмүнең куркынычсызлыгын киметә, зарарлы матдәләрне туфракка һәм грунт суларына үткәрми.
Министрлыкның матбугат хезмәте