Казанлылар катыргыны, кәгазьне, пластик шешәләрне һәм хәтта көнкүреш химиясе савытларын түләүле рәвештә икенчел эшкәртүгә тапшыра ала, – шәһәр урамнарында “Чиста тирәлек” икенчел чимал кабул итү пунктлары барлыкка килде.
Бөтендөнья рециклинг көне алдыннан шундый бер пунктны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев карады. Анда икенчел чимал сортлана, пресслана һәм чүп-чар эшкәртү заводына җибәрүгә әзерләнә. “Чүп-чарны аерым җыеп һәм сортлап без ике мәсьәләне чишәбез, – диде министр, – беренчедән, 20%ка кадәр чүп-чарны икенчел файдаланып, полигоннарны бушатабыз, икенчедән, шуның аркылы табыш алабыз. Чималны кабат файдалану – аны экономикага кайтару ул. Мондый пунктлар икенчел чималны җыю, сортлау, җитештерүдә куллану чылбырының беренче буыны булып тора. Бу ахыр чиктә һәркемгә – халыкка да, тулай җәмгыятькә дә, әйләнә-тирә дөньяга да файдалы. Шушындый бер пункт көн эчендә 1.5 тонна калдыкны сортлый һәм эшкәртүгә җибәрә. Бигрәк тә шунысын әйтергә кирәк, кешеләр белән аралашкач, мин күпләрнең монда макулатура һәм пластикны акча алу өчен генә түгел, табигатьне саклауга үз өлешен кертү өчен дә китерүен аңладым”.
Фәрит Габделганиев шулай ук контейнерларны Казан һәм бөтен республика халкының барлык таләпләрен искә алып урнаштырырга кирәклеген әйтте. – Пунктлар якын җирдә булырга, уңай вакытта эшләргә, мегаполиста яшәүчеләргә ярашлы булырга тиеш. Казанда хәзер Мәүлетов ур. 9, һәм Фучик ур. 72 адресларында шундый ике пункт эшли.
Бөтендөнья рециклинг (икенчел эшкәртү) көне 15 ноябрьдә билгеләп үтелә. Икенчел эшкәртүнең максаты – ресурслар чикләнгәнлек, очсызлырак чимал куллану аркылы әзер продукциянең кыйммәтен киметү һәм әйләнә-тирәлек пычрануга каршы көрәш проблемаларын чишү.
Министрлыкның матбугат хезмәте