Бүген Мәскәүдә, Россия Табигать министрлыгында “Россия су хуҗалыгы комплексын 2012-2020 елларда үстерү” федераль максатчан программасын тормышка ашыру, федераль һәм региональ башкарма хакимият органнарының шул өлкәдә хезмәттәшлеге тикшерелде. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев әлеге программаны республикада тормышка ашыру турында хәбәр итте һәм шул өлкәдә эшләрне яхшырту буенча берничә конструктив тәкъдим кертте. Аерым алганда, тәкъдимнәр су объектларын куллану һәм саклау өлкәсендәге региональ программаларны конкурста сайлауның озаклыгына һәм тәртибенә кагыла. Су саклау эшләренә федераль чараларны объектив бүлү максатыннан ул уртак финанслау кимәлен исәпләгәндә Россия Федерациясе субъектының сулыклар өслеге корректлау коэффициентын куллануны карарга тәкъдим итте. “Татарстанның су ресурслары тармаклы елгалар челтәре, эре Идел, Кама елгалары, аларның Вятка, Агыйдел, Зөя кебек кушылдыклары һәм байтак кына урта һәм кече елгалар булу белән характерлана, – диде Фәрит Габделганиев, – республика территориясендә шулай ук Европада иң зур булган Куйбышев сусаклагычы, Түбән Кама, Зәй һәм Карабаш сусаклагычлары урнашкан. Куйбышев сусаклагычының акваториясе, Татарстаннан тыш, Россия Федерациясенең дүрт субъекты – Чуаш Республикасы, Мари-Эл Республикасы Ульяновск һәм Самар өлкәләре чикләрендә җәелгән. Куйбышев сусаклагычы яр буйларының тулай озынлыгының яртыдан күбесе һәм Түбән Кама сусаклагычының 100% акваториясе Татарстан чикләрендә. Ярларны ныгыту чаралары үткәрү өчен ел саен бик зур капиталь салымнар таләп ителә.”
Фәрит Габделганиев Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгына, Су ресурслары федераль агентлыгына Татарстан территориясендә су хуҗалыгы һәм су саклау чараларын тормышка ашыруга, аерым алганда Болгар шәһәре һәм Зөя утравы төбәкләрендә яр ныгыту эшләренә, Казансу елгасының яр ныгыту корылмаларын төзүгә ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтте, су объектларын саклау һәм рациональ куллану өлкәсендәге мәсьәләләрне комплекслы чишү максатыннан федераль һәм региональ башкарма хакимият органнарының алга таба да уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итәренә өмет белдерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте