Бүген Экология министрлыгы пресс-секретаре Айгөл Әмирова К(И)ФУ студентларына хәбәр чараларының һәм PR белгечләренең җәмәгать фикеренә йогынтысы турында сөйләде

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында матбугат хезмәте вәкилләренең һәм журналистларның хезмәттәшлеге, матбугат хезмәте секретарьларының хәбәр чаралары белән эш итү буенча хокукый нигезләре һәм журналист эшчәнлегенең этик нормалары тикшерелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының массакүләм мәгълүмәт чаралары белән хезмәттәшлек секторы мөдире Айгөл Әмирова Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты студентлары өчен практик шөгыль үткәрде, Экология министрлыгының эшчәнлеге, матбугат хезмәтенең төп эш принциплары, хәбәр чараларының һәм PR белгечләренең җәмәгать фикеренә йогынтысы турында сөйләде. Студентларга Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек секторының һәм хәбәр чаралары белән хезмәттәшлек секторының башкаручы белгечләре белән практика үтү тәкъдим ителде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International