Кадерле дуслар!
Сезне Халыкара Студент көне белән котлыйм!
Күпләрегез йөрәк кушуы буенча әйләнә-тирәлекне саклау белән шөгыльләнә, табигать саклау буенча җәмәгать инспекторы, волонтер, экологик яшьләр хәрәкәте активисты булып тора. Сез көн саен Татарстан халкының экологик культурасын күтәрү кебек катлаулы, ләкин бик мөһим эштә катнашасыз. Сез безне аңлыйсыз, без башлаган һәр эшне аңлы рәвештә күтәреп аласыз.
Бетмәс егәрегез һәм дәртегез безгә барлык уртак план һәм проектларыбызны уңышлы тормышка ашырырга булышыр дип ышанам.
Сезгә саулык һәм уңышлар телим. Алга таба да уңышлы хезмәттәшлеккә исәп тотам.
ТР экология һәм табигый байлыклар министры
Фәрит Габделганиев