Лицензия килешүе шартларын, шулай ук җир турында законнар нормаларын бозганы өчен, Самара шәһәре Арбитраж апелляция суды җир асты байлыкларыннан файдаланучы “Кама буе карьер идарәсе” ҖЧҖ эшчәнлеген туктатып тору турында карар чыгарды. Экологларныңкисәтүләренә һәм административ органнар тарафыннан күрсәтмәләр булуга, штрафлар салынуга карамастан, предприятие, ачыкланган закон бозуларны төзәткәнгә кадәр, үз эшләрен ирекле рәвештә туктатып торудан баш
Әлмәттә вазыйфаи затның – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дәүләт инспекторының законлы таләпләрен үтәмәгән өчен, предприятиеләрнең берсенә 50 мең сум штраф салынган. Вертолетта очып күзәтү барышында, калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру очрагы
Табигатьтән файдаланучыларга ярдәмгә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре календарь эшләделәр, анда табигатьтән файдаланучылар тапшырырга тиешле хисапларның төрләре һәм тапшыру сроклары күрсәтелде. Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре бүген Азнакай шәһәре гимназиясе укучылары өчен Бөтендөнья сулы-сазлыклы җирләр көненә багышланган экологик дәрес үткәрделәр. Мероприятие барышында гимназия укучылары экосистема турында кызыклы мәгълүматлар белде: сазлыклар барлыкка килү, сулы
Казанда укучыларның А.М.Терентьев ис. XXIII Идел буе фәнни экологик конференциясе узачак. Мероприятие 4-5 февральдә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә (Дербышки, Прибольничная ур., 15) була. Конференциядә тезислар буенча сайлап алу этабын узган 8-11 сыйныф укучылары катнашачак. Конференция эше 8 секция буенча барачак:
2нче февральдә Бөтендөнья сулы-сазлыклы җирләр көне билгеләп үтелә. Аның тарихы 1971 елда Иранның Рамсар шәһәрендә Сулы-сазлыклы җирләр турында конвенциягә кул куелган көннән башлана. Бәйрәм чараларының төп максаты - сулы-сазлыклы җирләргә сакчыл мөнәсәбәт кирәклегенә һәм аларның планета экосистемасының бер өлеше һәм су кошларының яшәү мохите буларак әһәмиятен аңлауга җәмәгатьчелекнең һәм дәүләтнең игътибарын җәлеп
Бүген Куйбышев сусаклагычының Яшел Үзән районы Займище бистәсе янындагы яр буе территорияләре киңлекләрен үстерү проектын эшләү өчен тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеме әгъзалары үз идеяләрен әйттеләр. Иҗтимагый инициатива төркеме, әлеге территорияне киләчәктә файдалану буенча нәтиҗәләрне халык фикерен исәпкә алып ясау мөмкинлеге өчен, республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. Җәмәгатьчеләр тарафыннан территорияне үстерү концепциясе тәкъдим ителде, ул пляж ялы зонасын, кемпинг туризмы зонасын, җәяүле
Экология һәм җәмәгать урыннары елында эшнең төп юнәлешләре турында яшьләрнең “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте активистлары бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиевкә сөйләделәр. Экология министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасының яшьләр
“Мосприрода” ДТБУ Төньяк-көнчыгыш округы һәм Сокольники табигый территорияләре дирекциясе мәктәп укучыларын һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләрне Бөтенроссия “Экология елы” социаль реклама конкурсында катнашырга чакыра. Конкурс экология проблемаларына, табигать белән, аның пычрануы һәм бу пычрануның нәтиҗәләре белән бәйле проблемаларга халыкның игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Экология елы кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең зур уку залында “Әйләнә-тирә дөнья белән килешеп” дигән китап күргәзмәсе ачылды. Тематик тупланмалар әйләнә-тирә дөнья белән бәйле әһәмиятле проблемаларга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән.