Бүген Бөтендөнья сулы-сазлыклы җирләр көне билгеләп үтелә.

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

2нче февральдә Бөтендөнья сулы-сазлыклы җирләр көне билгеләп үтелә. Аның тарихы 1971 елда Иранның Рамсар шәһәрендә Сулы-сазлыклы җирләр турында конвенциягә кул куелган көннән башлана. Бәйрәм чараларының төп максаты  - сулы-сазлыклы җирләргә сакчыл мөнәсәбәт кирәклегенә һәм аларның планета экосистемасының бер өлеше һәм су кошларының яшәү мохите буларак әһәмиятен аңлауга җәмәгатьчелекнең һәм дәүләтнең игътибарын җәлеп итү. 1971 елда Рамсар конвенциясенә 18 дәүләт кул куя, 2000 елда аларның саны 119 була, ә хәзерге вакытта конвенциягә 160тан артык дәүләт кушылган. Рамсар исемлегенә кертелгән җирләрнең саны 2250, аларның гомуми мәйданы 215 млн гектар. Росссия Федерациясе территориясендә 35 сулы-сазлыклы җир игълан ителгән, аларның мәйданы 10,7 млн гектар.

Татарстан Республикасында Рамсар конвенциясенең перспективалы исемлегенә кертелгән сулы-сазлыклы җирләр:

1)    Болгар шәһәре әйләнә-тирәсендә Куйбышев сусаклагычы (мәйданы 25000 га)

2)    Түбән Кама сусаклагычының Ык һәм Агыйдел елгалары тамагы өлеше (мәйданы 18 600 га).

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International