Экология министрлыгы инспекторы таләбен игътибарсыз калдырган өчен, оешмага 50 мең сум штраф салынган.

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәттә вазыйфаи затның – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дәүләт инспекторының законлы таләпләрен үтәмәгән өчен, предприятиеләрнең берсенә 50 мең сум штраф салынган. Вертолетта очып күзәтү барышында, калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру очрагы ачыклана. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторы административ тикшерү эше кузгата һәм юридик заттан мәгълүматлар таләп итеп алу турында карар җибәрә. Таләп игътибарсыз кала. Дәүләт инспекторы тарафыннан бу факт буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 17.7 маддәсе буенча беркетмә төзелә. Дәүләт инспекторының таләпләрен игътибарсыз калдырган оешма Әлмәт шәһәре суды карары белән гаепле дип таныла. 50000 сум күләмендә штраф билгеләнә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International