Казанда укучыларның А.М.Терентьев ис. XXIII Идел буе фәнни экологик конференциясе узачак. Мероприятие 4-5 февральдә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә (Дербышки, Прибольничная ур., 15) була. Конференциядә тезислар буенча сайлап алу этабын узган 8-11 сыйныф укучылары катнашачак. Конференция эше 8 секция буенча барачак:
Конференция кысаларында юниорлар арасында Россия су конкурсының Татарстан Республикасы буенча региональ этабы булачак.
Мероприятие ел саен уздырыла һәм укучыларның табигатьне саклау өлкәсендә фәнни-эзләнү һәм гамәли эшчәнлеген үстерүгә, табигый ресурсларга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән. Оештыручылары – ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгында, ТР ФА Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белән берлектә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте