Территорияләрне яхшырту һәм экологик тәрбия. “ЧистаБулыр” («БУДЕТЧИСТО») хәрәкәте активистлары быелгы эшнең төп юнәлешләре турында экология министрына сөйләп бирделәр.

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Экология һәм җәмәгать урыннары елында эшнең төп юнәлешләре турында яшьләрнең “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте активистлары бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиевкә сөйләделәр. Экология министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасының яшьләр оешмалары күргәзмәсендә булды, ул Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясе кысаларында үткәрелде. “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте координаторы Диләрә Сатикова быел төп көчнең территорияләрне яхшыртуга һәм экологик тәрбиягә куелачагын әйтте. Яшьләр, 2017 елга план турында җентекләп сөйләшү өчен, якын арада экология министры Фәрит Габделганиев белән очрашырга әзерләнәләр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International