Азнакай гимназиясендә экологлар Бөтендөнья сулы-сазлыклы җирләр көненә багышланган чара үткәрде.

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре бүген Азнакай шәһәре гимназиясе укучылары өчен Бөтендөнья сулы-сазлыклы җирләр көненә багышланган экологик дәрес үткәрделәр. Мероприятие барышында гимназия укучылары экосистема турында кызыклы мәгълүматлар белде: сазлыклар барлыкка килү, сулы-сазлыклы җирләрнең флорасы һәм фаунасы, кешеләр тормышындагы әһәмияте. “Сулы-сазлыклы җирләр дә табигатьнең урманнар һәм болыннар кебек үк кирәкле өлеше, аларны да сакларга кирәк. Сазлыкларны юкка чыгару бөтен планетада табигатьнең үзгәрүенә китерәчәк”, - дип билгеләде экологлар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан экологик дәресләр даими үткәрелә. Аларның максаты – республиканың үсеп килүче буынында экологик белемнәр тарату, табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International