“Мосприрода” ДТБУ Төньяк-көнчыгыш округы һәм Сокольники табигый территорияләре дирекциясе мәктәп укучыларын һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләрне Бөтенроссия “Экология елы” социаль реклама конкурсында катнашырга чакыра. Конкурс экология проблемаларына, табигать белән, аның пычрануы һәм бу пычрануның нәтиҗәләре белән бәйле проблемаларга халыкның игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Иҗади конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
Иҗади эшне конкурста катнашучылар елның теләсә кайсы фасылыннан бер яки берничә тема буенча әзерләргә тиеш:
- Урманны янгыннан саклагыз! (язгы ут кабулар, урманда тәртип кагыйдәләре);
- Су көне (суны экономияләү, төче су пычрану проблемалары);
- Җир көне (һәртөрле экологик проблемалар һәм аларны хәл итү, кеше һәм табигатьнең үзара мөнәсәбәтләре).
3. Җәй (эшләрне кабул итү 2017 елның 1нче июненнән 31нче августына кадәр)
- Чүпне эшкәртү (чүпнең артык күплеге проблемасы, бу проблеманы гаиләдә, мәктәптә, шәһәрдә, илдә хәл итү юллары);
- Калдыкларны икенчел файдалану (кирәксез әйберләрне икенчел файдалану темасына вариацияләр);
- Ирекле тема (катнашучы экологиядә аның өчен кызыклы булган тема яки проблемаларның теләсә кайсын сайлый һәм мөстәкыйль үстерә ала).
Материаллар ekopros-svao@mail.ru электрон почтасы буенча оештыру комитетына «Конкурс «Год экологии» дип билгеләп җибәрелергә тиеш.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте