Бүген Куйбышев сусаклагычының Яшел Үзән районы Займище бистәсе янындагы яр буе территорияләре киңлекләрен үстерү проектын эшләү өчен тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеме әгъзалары үз идеяләрен әйттеләр. Иҗтимагый инициатива төркеме, әлеге территорияне киләчәктә файдалану буенча нәтиҗәләрне халык фикерен исәпкә алып ясау мөмкинлеге өчен, республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. Җәмәгатьчеләр тарафыннан территорияне үстерү концепциясе тәкъдим ителде, ул пляж ялы зонасын, кемпинг туризмы зонасын, җәяүле юллар, велосипед юллары коруны, агачлы-куаклы үсентеләр белән газоннар ясауны, һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгы оештыруны үз эченә ала. Территориянең инфрастуктурасында административ корылмалар, хокук тәртибе саклау пункты, коткаручылар посты, сезонлы сәүдә итү урыннары, биобәдрәфләр, спорт кирәк-яраклары прокаты пунктларынннан тора торган комплекс җиһазлау күздә тотыла. Концепция эш төркеме тарафыннан каралачак. Бүген фән вәкилләре, экспертлар, Туризм буенча комитет, спорт федерацияләре җитәкчеләре һәм башкалар үз фикерләрен әйттеләр. Куйбышев сусаклагычының Яшел Үзән районы Займище бистәсе янындагы яр буе территорияләре киңлекләрен үстерү проектлары экологларның, фән кешеләренең, эш төркеменең, составына тирә-як бистәләрдә яшәүчеләр керә торган инициатива төркеменең, дачада торучыларның һәм барлык кызыксынучы затлар һәм оешмаларның фикерен истә тотып кабул ителәчәк һәм гамәлгә ашырылачак, дип ассызыкланды утырышта.
Эш төркеме составына керәләр: Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, ТР Хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану буенча идарә вәкилләре, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе вәкилләре, Казан шәһәре, Яшел Үзән башкарма комитетлары, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Күл һәм елга балык хуҗалыгының Л.С.Берг исемендәге дәүләт фәнни-тикшеренү институты, Идел-Кама биосфера тыюлыгы, ТР буенча Рус географик җәмгыяте, ТР Җилкәнле спорт федерациясе, иҗтимагый инициатив төркем вәкилләре.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте