Лицензияләнмәгән скважина һәм законсыз чүплек урыны. Берьюлы ике хокук бозу очрагы буенча трубаүткәргечләр төзү компаниясе административ җаваплылыкка тартылды. Әлмәт районының Түбән Абдул т.п. янәшәсендә төзелеш каласы территориясендә инспекторлар казылган чокыр булуын ачыклады. "Төргәкләү катыргысы, яраксызланган покрышкалар, пластик шешәләр һәм башка төрле көнкүреш турыдан-туры туфрак өстендә урнаштырылган, бу исә "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" федераль законның 51 статьясын бозу булып санала", – дип аңлатты экологлар. Моннан тыш, ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары территорияне караганда тагын бер җитешсезлек очрагын ачыклады – объекттагы су алу скважинасы тиешле лицензиядән башка файдаланыла иде. Әлеге факт буенча РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә юридик затка карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен оешма директоры РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте