Азнакайда 200 кв.м. чүплек тәртипкә китерелә

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

ТР Экоминистрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары планлы рәвештә ясалган очыш барышында Азнакай районы территориясендә санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклады. 200 кв. м. мәйданлы чүплек сәнәгать предприятиесе территориясендә урнашкан иде, ачыкланган чүп-чарның күләме экологлар бәяләмәсе буенча 50 куб. м. тәшкил итте. Инспекторлар юридик затка карата РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ беркетмә төзеде. Хәзерге вакытта экологлар күрсәтмәсе нигезендә чүплек урыны тәртипкә китерелә, эш буенча тупланган материалларны инспекторлар ТР Азнакай шәһәре судына җибәрде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International