Бүген республикадагы иң эко-актив балалар учреждениеләренә Яңа елда Мәскәү Собор мәйданын бизәп торучы Кремль чыршысы орлыклары тапшырылды. Орлык тутырылган эко-куб тапшыру тантанасы "Эковесна2018" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү кысаларында Казанның өченче гимназиясендә узды. Билгеләп узарга кирәк, "Кремль чыршысы балалары" проекты Россиянең 36 төбәгендә старт алды. Хәзер Татарстанда да илнең баш яшел гүзәлен үстерә башлаячаклар.
Проектның координаторы Алена Август сүләренә караганда, инде дүртенче ел рәттән яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганнан соң эко-волонтерлар Кремль чыршысына икенче гомер бүләк итә, аның агач материалыннан сувенирлар әзерли. Ә узган елдан башлап орлыкларын да җыя башлаганнар. "Кремль чыршысы балалары" проекты агачның озак үсүен күрсәтә, аны үстергәндә хезмәтне сөю һәм сабыр булу таләп ителә. Ел ярым-ике елдан соң, тылсымлы Кремль чыршысының кечкенә үсентеләре көч туплагач һәм ныгыгач, агачларны Мәскәүгә тапшыру планы бар. Әйтик, Мәскәүдә истәлекле Кремль чыршылыгы барлыкка киләчәк. Ә бик күп еллар узып, проектта катнашучылар үсеп җиткәч алар үзләренең балаларына һәм оныкларына үз чыршыларының ни рәвешле үсеш алуын күрсәтә алачак", – дип ассызыклады Алена Август.
Бүген эко-кубларны Казан шәһәре Балаларның экологик-биологик үзәгенә, Казандагы 128 нче балалар бакчасына, Яшел Үзән шәһәренең 1 нче балалар бакчасына, Идел-Чулман биосфера тыюлыгына һәм Казанның 3 нче гимназиясенә тапшырдылар. Бүгенге көндә барча илдән яшь эко-волонтерлар тәрбиясендә – 1011 эко-куб, аларның һәркайсында 10 орлык, ә бу киләчәктә 10110 яшел чыршы дигән сүз.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте