"Чәчәк ат, минем шәһәрем!" Бөгелмә балалар биология үзәгендә экологик бәйрәм узды

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

 "Чәчәк ат, минем шәһәрем!" – Бөгелмә районының балалар экологик-биологик үзәгендә "Чәчәк ат, минем Республика!" республика эко-квесты кысаларында шундый исемле бәйрәм узды. Чарада шәһәрнең 5 мәктәбе (№12, №4, №1, №9 һәм №14 татар гимназиясе) катнашты. Чара программасы бик бай иде. Мәктәп укучылары яраксыз материаллардан эшләнмәләр ясау буенча мастер-классларда катнашты, күргәзмәдә экология өлкәсендә үзләренең казанышларын күрсәтте, үзләренең эко-проектларын яклады. "Бөгелмә – киләчәк шәһәре" проекты катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты, аны үзәктә эшләүче "Табигать һәм сәнгать" берләшмәсе балалары тапшырган иде. Кәгазьдән, пластиктан һәм пенопласттан балалар газиз шәһәрләренең макетын ясаган. Биредә – парклар һәм скверлар, җил тегермәннәре һәм кояш батарейкалары. Үзәк директоры Татьяна Саломатова билгеләгәнчә, биредә тәрбияләнүчеләр экологиягә ничек итеп продуктив якын килеп булганлыгын күрсәтте.

Чарада ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты. "Бөгелмәдә үсеп килүче буын бик сөендерә.  Икенчел чимал җыюда бик актив катнашалар: даими рәвештә макулатура һәм яраксызланган батарейкалар тапшыралар, шул рәвешле экология өлкәсендәге белемнәренең һәм аңлы булу дәрәҗәсе югары булуын күрсәтәләр", – дип билгеләде инспектор Марат Узаков.

Бәйрәм азагында барлык катнашучыларга ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгыннан грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International