Табигатьне яклау һәм саклау. Бүген Татарстанның Ык буе төбәгендә яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларга җавап алды

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Ык буе төбәгенең Азнакай, Баулы, Ютазы, Мөслим районнарында яшәүчеләр бүген экология өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү юлларын таба алды. Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров халыкны кабул итте. Очрашу барышында чистарту корылмаларын төзү, елгаларның яр буйларын ныгыту буенча чаралар күрү, юл буе урман полосаларын карап тоту, су саклау зоналарында таләпләрне үтәү, "Чатыр-тау" табигать тыюлыгы территориясен җыештыруга студент отрядларын җәлеп итү, шулай ук Стәрле елгасының сул як ярын тикшерү буенча комиссия төзү турында мәсьәләләр күтәрелде. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар һәм тиешле аңлатмалар бирелде. "Гражданнарның фикере оптималь һәм нәтиҗәле карарлар белән эш иткәндә әһәмиятле булып тора, – дип билгеләде Фаяз Шакиров. – Бүген без халыкны нинди табигать саклау темаларының борчуы хакында белдек, килеп туган мәсьәләләрне ни рәвешле хәл итәргә кирәклеге турында юнәлешләр һәм аңлатмалар бирә алдык".

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International