ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда яшәүчеләр "Җир Сәгате-2018" халыкара акциясендә катнашу өчен чакырыла. Экологик чара 24 март көнне 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр "Табигать өчен тавыш бир!" шигаре белән узачак.  Планетабызга теләктәшлек белдереп, утны һәм башка электр җиһазларын бер сәгатькә сүндерергә кирәк. 

"Һәр сыерчыкка – берәр сарай" сыерчык оялары конкурсына Яшел Үзән шәһәренең 4 нче мәктәбе базасында бүген йомгак ясалды. Акциянең оештыручылары булып Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе һәм Яшел Үзән шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе чыгыш ясады. Конкурска йөзгә якын кош оясы тапшырылды. 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама прелприятиесе территориясендә соңыннан чистартмыйча чүп яндыру фактын теркәде. Калдыкларны термик эшкәртү махсус җайланмадан башка башкарылган, бу исә "Атмосфера һавасын саклау турында" 04.05.99 № 96-ФЗ федераль законның 18 статьясын ("Җитештерү һәм куллану калдыкларын саклаганда, күмгәндә, зарарсызландырганда һәм яндырганда зарарлы (пычратучы) матдә ташландыкларын җайга салу") бозу булып санала. 

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Түбән Камада санитар-экологик икеайлыкка багышланган зональ киңәшмә уздырды. Чарада Экология министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе башлыгы Алексей Лобанов, Зәй, Түбән Кама һәм Сарман районнары вәкилләре катнашты. Яр Чаллыда да икеайлыкка әзерлек мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. 

Суны яклау һәм сулыкларны саклау ни өчен кирәк? Шушы һәм башка сорауларга бүген республикадагы беренче экология сыйныфында укучылар җавап эзләде. Бөтендөнья су көненә багышланган дәресне укучылар өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре уздырды. Баш белгеч Елена Гыйльмиҗанова беренче сыйныфта укучыларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм Татарстанның нинди су объектларына бай булуы турында сөйләде. 

"Чәчәк ат, минем республикам!" II онлайн-экоквестында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, аның оештыручысы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә "Чиста булачак" Татарстан Республикасы яшьләр экология хәрәкәте. 

Чүпне аралап җыю һәм аны утильләштерү, сулыкларның сыйфат торышы һәм Биләр елгасының үзәнен турайту һәм чистарту. Алексеевск һәм Спас районнарында гражданнарны кабул иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча шушы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Авыл җирлекләре башлыклары һәм районнардагы оешмаларның вәкилләре белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов очрашты. 


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Чулман аръягы һәм Чулман буе территориаль идарәләрендә булды. Сәфәре барышында табигать саклау ведомствосы башлыгы техник база һәм лабораторияләр белән танышты, инспекторлар составы белән очрашты. 

Санитар-экологик икеайлыкны каршы алганда Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков вертолет белән очыш ясады. Табигать саклау ведомствосы башлыгы бүген Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Сарман районнары һәм Яр Чаллы территорияләрен карады. 

Сулыкка кислород кертү максатында бүген Югары Кабан күлендә 70тән артык бәке тишелде. Табигать саклау чарасы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләрен, Россия ГХМ Татарстан Республикасы буенча идарәсенең һәм Татарстан Республикасы буенча Балыкчылык хезмәткәрләрен, КНИТУ-КАИ студентларын һәм табигатькә битараф булмаган кешеләрне берләштерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International