Лаеш районының "Липки" балалар лагерында тәрбияләнүчеләр "Җир шары тирәли экологик сәяхәт"кә юл алды

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Лаеш районының "Липки" балалар лагерында тәрбияләнүчеләр "Җир шары тирәли экологик сәяхәт"тә булдылар. Балалар өчен квест-уенны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре уздырды. Мәктәп укучылары командаларга бүленде һәм, виртуаль корабларга утырып, маршрут кәгазьләрендә билгеләнгән "утрау-станция"ләрдә тукталышлар ясап, җир шары буйлап йөзеп киттеләр. Юлда уенда катнашучыларга "Хайван-рекордчылар утравы" очрады, биредә белемнәреңне күрсәтеп, Гиннес Рекордлар китабына кертелгән хайваннар турындагы сорауларга җавап бирергә кирәк иде. "Вегетарианчылар утравы"нда үсемлекләр турында сораулар көтә иде: кактусларның яфраклары буламы, беренче арбузлар кайда барлыкка килгән? Яшь ботаниклар өчен сәяхәт барышында чәй кайнатып була торган үсемлекләр турында, ел дәвамында кайсы агачның иң соңгысы булып чәчәк атуы турында белүе кызыклы булды. "Эзтабарлар утравы"нда балалар табылган эзләрнең кайсы хайванныкы булуын белде. Ә иң кызыклы биремнәр "Эрудитлар утравы"нда көтеп тора иде. Биредә "3 ел яшәгәч карга нишләячәк? Яисә кайсы урманнарда киекләр булмый?" кебек сорауларга җавап бирү өчен зирәклек һәм тапкырлык сыйфатларын эшкә җигәргә туры килде. Әлеге кызыклы сәяхәт балларны санау һәм җиңүчеләрне бүләкләү эше белән тәмамланды. "Интеллектуаль уенда катнашучылар биология һәм экология өлкәсендәге белемнәрен киңәйтте, табигатьнең үзенә карата сакчыл караш таләп итүенә тагын бер кат инанды. Ә бу исә табигатьнең һәм анда яшәүчеләрнең саулыгы дигән сүз. Безнең киләчәк – безнең кулда!" – дип билгеләде ТР Экоминистрлыгының ҮТИ белгече Ләйсән Кәлимуллина. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International