Әлмәт районында гомумтаралган файдалы казылмалар белән лицензиясез эшләү нәтиҗәсендә 289 м2 җир бозылган

2018 елның 6 июле, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре законсыз карьерны ачыклады. Әлмәт районы территориясен тикшерү барышында Рождественка авылында билгеле булмаган затларның гомумтаралган файдалы казылма (балчык) табу эшен алып баруы теркәлде. Хокук бозу очрагын теркәү өчен әлеге урынга полиция хезмәткәрләре чыкты. Экологлар исәпләгәнчә, эш мәйданы 289 кв. м. тәшкил итә, җир асты байлыгын алу тирәнлеге – 4 м. Хокук бозуга китергән шартларны ачыклау максатында Көньяк-Көнчыгыш ТИ инспекторлары тарафыннан административ эзләтү эше алып барыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International