Суд карары нигезендә "ГК-Втормет" ҖЧҖ китергән зыян капланырга тиеш

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Җитештерү базасы территориясендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары җирләрнең нефть продуктлары белән пычрану фактын ачыклады. Куркынычлы калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә "ГК-Втормет" ҖЧҖ 86,4 кв. м. туфракның пычрануына юл куйган. Әлеге факт буенча оешмага карата РФ КоАП 8.6 ст. 2 өлеше ("Туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук пестицидлар һәм агрохимикталар яисә кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычлы бүтән матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә җирләрне бозу") нигезендә административ материаллар төзелде, шулай ук китерелгән зыянны каплау турында дәгъва белдерелде. Билгеләнгән срокта зыян капланмады – экологлар судка шикаять белән мөрәҗәгать итте. Яңа Савин районы суды карары нигезендә "ГК-Втормет" ҖЧҖ табигатькә 194 мең сум күләмендә китерелгән зыянны капларга бурычлы. Пычратылган территориядә рекультивация эшләре уздырылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International