ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Республиканың 150дән артык яшь тикшеренүчесе Автокалада әйләнә-тирәлекне саклау буенча идеяләрен җиткерде. 22 санлы гомуми белем бирү мәктәбендә кечкенә сыйныфларда укучылар өчен "Юннат-2018" V региональ фәнни-гамәли экология конференциясе узды.


24
март, 2018 ел
шимбә

"Чиста булачак" экологик хәрәкәте активистлары казанлыларга бүген "Җир Сәгате" акциясенә кушылырга өндәп мөрәҗәгать итте. Халыкның әлеге акция хакында белү-белмәве һәм теләктәшлек күрсәтү-күрсәтмәве хакында шәһәр үзәгендә белделәр.

Сулыкны кислородка баету һәм балыкның һәлак булуын булдырмый калу. Бүген Яшел Үзән районының Займище поселогындагы Иделдә шул максат белән табигать саклау акциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторлары, Татарстан Республикасы буенча ГХМ идарәсе, Татарстан Республикасының Биология ресурслары буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм битараф булмаган кешеләр катнашты. Акциядә катнашучылар уртак тырышлык нәтиҗәсендә 60тан артык бәке тиште.


23
март, 2018 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында "Татарстан Республикасы территориясендә язгы ташуга әзерлек хакында" сүз булды. Чарада ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашты. 

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп узганча, Куйбышев сусаклагычының, шулай ук якында урнашкан, аңа коя торган елгаларның яр буе линияләрендә урнашкан Татарстан Республикасы торак пунктлары һәм инфраструктура объектлары территорияләрен су басуны булдырмау максатларында Су ресурслары буенча федераль агентлык җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы В.А.Никаноров адресына сусаклагычларның Идел-Чулман каскадының эш режимына үзгәрешләр кертү һәм, Жигулевск гидротөене аша компенсацияле арттырылган агынты сарыфларын кертү юлы белән, Татарстан Республикасы территориясен су басуның ихтимал фактларын кисәтү буенча чаралар күрү турында мөрәҗәгать әзерләнә. Шундый ук хат, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы белән, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А.Медведев исеменә дә әзерләнә.

Утырыш барышында барлык муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләренә ТР ГХМ барлык киңәшләрен үтәү бурычы куелды.

#АЙДАВЫХОДИ! 2 апрель көнне шундый шигарь белән Казанда ЭКОяз-2018 старт ала. Татарстан башкаласында беренче массакүләм өмә Имәнлек урамы буенча урманда узачак.  Территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү акциясендә ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмаларның активистлары, белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм шәһәрнең битараф кала белмәгән кешеләре катнашачак.

28 март көнне Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары "Су белән тәэмин итүнең җир асты чыганаклары. Җир асты сулыкларыннан файдалану һәм саклау өлкәсендә эшчәнлекне хокукый җайга салу" темасына семинарда катнаша ала. Чараның оештыручылары – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе.

Хөрмәтле гидрометеорологик хезмәтләрдә эшләүчеләр!

Сезнең һөнәри бәйрәм көнегез уңаеннан иң ихлас һәм йөрәктән чыккан котлауларны кабул итегез!

Кама Тамагы һәм Куйбышев Затон коммуналь челтәрләре предприятиеләрендә биологик чистарту корылмаларын яхшырту буенча эшләр башкарылды. Профилактика чараларын күрү өчен экологларның рейдлары сәбәпче булды. Быелның гыйнвар аенда Куйбышев сусаклагычына агынты агызылган урында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Кама Тамагы районы прокуратурасы белән берлектә химик күрсәткечләрнең нормадан артык булуын ачыклады.

Казан шәһәренең "Здравушка" шәһәр тернәкләндерү үзәгендә табигатьне саклауга багышланган дәрес булды. Экологик-агарту дәресен мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре уздырды.


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Александр Шадриков рәислегендә Кар барсларын үрчетү үзәген проектлау һәм төзү мәсьәләләренә багышланган утырыш булды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, Идел-Чулман дәүләт тыюлыгы, Казан зооботаника бакчасы, "Татинвестгражданпроект" дәүләт унитар предприятиесе хезмәткәрләре дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International