Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Евгений Игонин җитәкчелегендә Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Чарада галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм табигать саклау ведомствосы хезмәткәрләре катнашты. Чара кысаларында Иҗтимагый совет әгъзалары "Рус география җәмгыяте"нең Татарстан бүлеге тарафыннан уздырыла торган эшчәнлек, Казансу елгасының су саклау зоналары чикләрендә агач-куак үсемлекләрен утырту, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм торак пунктлары территорияләрен санитар чистарту буенча уздырылган икеайлык йомгаклары һәм каты көнкүреш калдыкларын аралап җыю системасының торышы турында сүз алып барды. Утырышта шулай ук 2018 елның 1 яртыеллыгында Министрлыкның коррупциягә каршы эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр дә күтәрелде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте