Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында фәнни-техник совет утырышы булды. Министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов җитәкчелегендә утырышта катнашучылар каты коммуналь калдыкларны термик зарарсызландыру буенча планлаштырылган завод төзелешенә кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләште. АГК-2 вәкилләре тарафыннан узган утырышта фәнни берлек тәкъдим иткән киңәшләрне исәпкә алып эшләп бетерелгән материаллар күрсәтелде.
Республика вузларының, ведомстволары һәм оешмаларының вәкилләре белән фикер алышу нәтиҗәсендә "Татарстан Республикасында елына 550 мең тонна каты көнкүреш калдык куәтенә ия булган каты көнкүреш калдыкларын термик зарарсызландыру заводы" проектын әзерләгәндә ага таба исәпкә алу өчен киңәшләр һәм тәкъдимнәр эшләнде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте