Бүген ТР Хөкүмәте йортында табигать ресурсларын саклау һәм рациональ файдалану турында сөйләштеләр

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында табигатьтән рациональ файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Утырышны Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министрының беренче урынбасары Денис Храмов уздырды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков, экология мәсьәләләре буенча җавап бирүче республика һәм федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.

"Гражданнарның экологик куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру, табигать ресурсларын саклау һәм рациональ файдалану – Татарстан Республикасын үстерүдә стратегик өстенлек", – дип билгеләде үзенең чыгышында Рөстәм Нигъмәтуллин. Ул Татарстан территориясендә уздырыла торган табигать саклау чараларының әһәмиятен ассызыклады. Болар – "Чөгәнең уылдык чәчү урыны" дәүләт табигый зоологик заказнигын һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәләре каршындагы иҗтимагый инспекторлар институтын булдыру, АЗСларны мотор ягулыгы парларын тотып калу һәм сарыфсыз файдалану системалары белән тәэмин итү һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү. "Язгы ташу вакытында торак пунктларын су басудан саклау өчен 6 елга үзәге ләмнән чистартылды. Моның өчен 64 млн сум акча бүлеп бирелде, икътисадый нәтиҗәсе 1 млрд сумнан артык тәшкил итте, ләкин төп нәтиҗәсе ярты миллион татарстанлы өчен куркынычсыз яшәеш шартларын арттыру булды", – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары.

Киңәшмә барышында шулай ук республикада су хуҗалыгы комплексын үстерү һәм калдыклар белән эш итү, атмосфера һавасын күзәтеп торуның сыйфаты һәм судагы биологик ресурсларның кыйммәтле төрләрен саклау мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International