Бүген Зәй һәм Сарман районнарында гражданнар кабул ителде. ТР экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров һәм Татар табигать саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов халыкның экологиягә һәм әйләнә-тирәлекне саклауга кагылышлы сорауларына җавап бирде. Кабул итү барышында атмосфера һавасының һәм җирле су объектларының сыйфатына мониторинг, калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү һәм гидротехника корылмаларын капиталь ремонтлау мәсьәләләре каралды. Килгән барча мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар һәм тиешле аңлатмалар бирелде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте