Россия һәм Кытай экспертлары чиктәге суларның сыйфатын күзәтү һәм аны саклау мәсьәләләре хакында сөйләште

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Бүген Казанда чиктәге суларның сыйфатына Россия-Кытайның уртак күзәтчелеген методик һәм лаборатор тәэмин итү мәсьәләләре буенча техник конференция ачылды.

Чарада Су ресурслары федераль агентлыгының Су ресурслары һәм су хаҗулыгы эшчәнлеген җайга салу идарәсе башлыгы Дмитрий Савостицкий, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Кытай Халык Республикасы Экология һәм әйләнә-тирә мохит министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне мониторинглау департаменты директоры Лю Чжицюань һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашты.

Дмитрий Савостицкий Кытай һәм Россия коллегаларын сәламәләде, чиктәге суларның сыйфатын мониторинглау мәсьәләләрендә илләр арасындагы үзара хезмәттәшлекнең әһәмиятле булуы турында ассызыклады. "Мондый тәҗрибә Амур һәм тагын берничә чик елгалары буенча бар. Лабораторияләрдә пробалар сайлап алына һәм нәтиҗәләр ясала. Әлеге нәтиҗәләр тәңгәл килсен, аларны өйрәнгәндә хаталар азрак булсын өчен безнең коллегалар пробаларның ничек сайлап алынуы турында эш тәҗрибәсен өйрәнә дә инде: аларны чагыштыра һәм төзәтмәләр кертә", – дип билгеләде ул.  "12 ел эчендә без 5 чик объектында мониторинг уздырдык, – дип сөйләде Лю Чжицюань. – Әлеге объектларда суның сыйфаты акрынлап-акрынлап яхшыра бара".

ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хакимият, фән һәм җәмгыять арасында экология өлкәсенә кагылышлы диалогның әһәмиятле булуын ассызыклады, Татарстан ведомствосының табигать саклау эшчәнлеге турында сөйләде. "Министрлык белгечләре атмосфера һавасының һәм суның торышын күзәтеп тора. Суның сыйфатын 37 лаборатория күзәтә һәм тагын 16сы яр буе зонасының һәм һаваның чисталыгын тикшереп тора", – дип хәбәр итте Александр Шадриков.

Россия Федерациясенең "Чиста Идел" проекты интеграцияләнә торган илкүләм проектлары программаларын формалаштыру һәм тормышка ашыру турында Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде. "Татарстанда анда дәрәҗәле урын алып тора", – диде ул.

Конференция барышында экспертлар шулай ук су ресурсларын мониторинглау һәм саклау буенча киң спектрлы мәсьәләләр хакында: Сунгари елгасы бассейнында суүсемнәрне мониторинглау, төп утырмаларында хлорорганик пестицидларны билгеләү методикасы һәм Татарстан Республикасында су саклаучы яклагыч урман утыртмалары булдыру перспективалары турында да сөйләште.

Исегезгә төшерик, 2018 елның 23 июленнән 28енә кадәр Казанда чик суларының сыйфатын Россия-Кытайның уртак мониторинг эшен методик һәм лаборатор  яктан тәэмин итү буенча Техник конференция (семинар) һәм Чиктәге суларны рациональ файдалану һәм саклау буенча Уртак Россия-Кытай комиссиясенең Чик суларының сыйфатын тикшерү һәм саклау буенча эшче төркеменең IX утырышы уза.

Алда торган Эш төркеме утырышы барышында ике ил делегациясе вәкилләре 2018 елда Чиктәге су объектлары суларының сыйфатына уртак Россия-Кытай мониторингын гамәлгә ашыру буенча чаралар программасын үтәү барышы турында фикер алышырга планлаштыра, шулай ук 2017 елда чиктәге су объектлары суларының сыйфатына бәя бирү, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының мониторинг системасы белән танышу күздә тотыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International