ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының автопаркы 16 автомобиль белән тулыландырылды, шуның 12се – төрле юлдан җилдерә торган техника. Экологларга яңа машина ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.


1
апрель, 2018 ел
якшәмбе

Бүген экологик икеайлык һәм "ЭКОяз 2018" республика конкурсы старт ала. Татарстанның барлык районнарында да ике ай дәвамында республиканы җәйгә әзерләргә һәм язгы күтәренке кәеф булдырырга мөмкин булачак, биредә мөмкин булган барлык экологик чаралар узачак. Экология һәм табигый ресурслар министрлы инспекторлары, мәнфәгатьле ведомстволар белән берлектә, санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклаячак, бу урыннар экология картасында тамгаланачак. Татарстан елгаларының, күлләрнең һәм паркларның чисталыгы махсус игътибарга алыначак.


31
март, 2018 ел
шимбә

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас һәм җылы теләкләрне кабул итегез!

Сезнең һөнәр кешеләрен тулы хокуклы рәвештә җир байлыкларын разведкалаучы һәм ачучы иң беренче юл яручылар дип атыйлар. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең икътисад нигезен тәшкил итүче сәнәгатьнең күп кенә тармаклары эшенә фундамент салынды. Геологлар ачкан табигать байлыкларыннан файдалану Татарстанның алга таба күтәрелеше өчен мөмкинлек бирә, аның социаль-икътисадый үсешен арттырырга булыша. 

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бинасы каршында инспекторлар составы тантаналы рәвештә рәткә тезелеп басты. Министр урынбасары, Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак санитар-экологик икеайлык чорына табигать саклау чараларына әзерлек турында игълан итте.


30
март, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына Казан шәһәренең Идел буе районындагы Лебедев урамы буенча нефть продуктлары белән пычранган урын турында хәбәр килде. Әлеге урынга кичекмәстән Министрлыкның ҮТИ инспекторлары, ҮМАКИ белгечләре, Казан районара табигать саклау прокуратурасы вәкилләре, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ хезмәткәрләре чыкты.

Чара Халыкара кошлар көненә багышланды. Буа шәһәренең "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сыерчыклар килүне актив әзерләнеп көтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның табигать саклау эшчәнлегендә катнашуын Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә хуплады.

Теләге булган һәркемне #ЭКОяз-2018 акциясе кысаларында узачак иң күләмле беренче чарада актив катнашырга чакырабыз.

Битараф булмаган гражданнарны 2 апрель көнне 12.00 сәгатьтә Казан ш., Имәнлек урамы буенча көтәбез. Катнашучыларны җыю – Прокатлар үзәге, Имәнлек ур., 23а. Үзең белән яхшы кәеф һәм үз табигатеңә ярдәм итү теләген алып килергә.

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының коллегия утырышы булды, анда Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашты.


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Башкарма комитетында санитар-экологик икеайлыкны уздыруга әзерлек буенча зона киңәшмәсе булды. Чараны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров уздырды.

ЭКОмәгърифәт буенча татарстанлылар белән эш ничек алып барыла? Республиканың Экологик картасы нәрсә ул? Атмосфера һавасының һәм су объектларының торышын тикшерү ни рәвешле гамәлгә ашырыла? Шушы һәм башка сорауларга җавапларны Германия студентлары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре белән очрашу барышында белде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International