Август аенда Татарстан Республикасында Түбән Идел бассейны округы Бассейн советының юбилейлы 20 нче утырышы узачак

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Масштаблы чара федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен, шулай ук судан файдаланучыларның, иҗтимагый берләшмәләрнең вәкилләрен берләштерәчәк.

Фикер алышуларның төп темасы “Экология” илкүләм проекты булачак, ул РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан күрсәтелгән Россияне стратегик үстерү буенча өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Моннан тыш, катнашучыларга Түбән Идел бассейны округы территориясендә Волонтер елы кысаларында тормышка ашырыла торган чараларга кагылышлы мәсьәләләрне дә карау планлаштырыла. Үзара хезмәттәшлек итүне координацияләү һәм судан рациональ файдалану һәм суга тискәре йогынтыны булдырмый калу проблемаларын хәл итү максатларында “түбән” Иделдә Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан тәкъдим ителә торган чаралар тыңланачак һәм киңәш ителәчәк. Шул исәптән экспертлар “Идел елгасы бассейны буенча су объектларын комплекслы файдалану һәм саклау схемасы”н тормышка ашыруга бәйле проектларны да карарга планлаштыра. Болар – ярныгыткычлар, инженер-яклау объектлары төзү, гидротехника корылмаларын капиталь ремонтлау, су объектларын чистарту һәм тернәкләндерү. Бассейн советыннан уңай бәяләмә алынган очракта әлеге проектлар федераль бюджет акчасы хисабыннан тормышка ашу мөмкинлеген алачак.

Исегезгә төшерик, Бассейн советы РФ Су кодексы нигезендә су объектларын рациональ файдалануны һәм саклауны тәэмин итү максатларында булдырылды һәм бассейн округы чикләрендә урнашкан су объектларыннан файдалану һәм аларны саклау өлкәсендә киңәшләр эшләүне гамәлгә ашыра.

Түбән Идел бассейны округы составына Идел елгасы бассейнының Куйбышев сусаклагычынының өске өлешеннән башлап Каспий диңгезенә коя торган су объектлары һәм Россия Федерациясенең 8 субъекты территориясе (Татарстан Республикасы, Ульян өлкәсе, Самара өлкәсе, Саратов өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Әстерхан өлкәсе, Калмыкия Республикасы) керә.

Билгеләп үтәргә кирәк, Советның юбилей утырышында шулай ук Югары Идел бассейны идарәсе вәкилләре һәм Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары суларыннан уртак файдалану һәм саклау буенча мәнфәгатьле булган башка затлар да катнашачак.

Бассейн советының апрельдә Әстерханда булып узган утырышында төп фикер алышу темасы: “Идел елгасын савыктыру” (2016-2025 еллар) өстенлекле проекты: тормышка ашыру шартлары” булды. Беренчел исәпләүләргә караганда, “Татарстан Республикасы территориясендә Идел елгасын саклау һәм пычрануын туктату” проекты кысаларында 2025 елга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә Идел бассейны су объектларына чистартылырга тиешле сулардан пычранган агынтыларны ташлау күләмен кимендә 64%ка киметү күздә тотыла.

Бассейн советы Татарстанның күрше Россия Федерациясе субъектлары белән алга таба хезмәттәшлеген үстерүгә һәм сулардан рациональ файдалану, аңа булган тискәре йогынтыны бетерү, шулай ук төбәкләрдәге су һәм су-биологик ресурсларны саклау өлкәсендәге проблемаларны хәл итү мәсьәләләрендәге хезмәттәшлекне ныгытуга булышлык күрсәтәчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International