Су саклау зонасында койманы сүтәргә. Казанның Совет районы суды экологлар карарын хуплады

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Металл койманы сүтү юлы белән Казансу елгасына гражданнарның каршылыксыз үтеп керә алу мөмкинлеген тәэмин итәргә. Казан шәһәренең Совет районы суды җир кишәрлеге мөлкәтчесенә карата шундый карар чыгарды.

Совет районының "Казансу-2" бакчачылык ширкәте территориясендә Казансу елгасының яр буе полосасын басып алу факты буенча тикшерү эше әле 2016 елда ук башланды. "Без елгага үтеп керү юлын яба торган койма белән әйләндереп алынган урынны билгеләдек. Әлеге койма елга кисеменнән 11 метрда урнашкан иде, ә РФ Су кодексы нигезендә елганың 20 метрлы яр буе полосасы гражданнар йөрү өчен ирекле булырга тиеш", – дип аңлата экологлар.

Ул вакытта законсыз корылма хуҗасы РФ КоАП 8.12.1 ст. ("Уртак файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү") буенча административ җаваплылыкка тартылды, шулай ук аңа конструкцияне сүтү турында күрсәтмә бирелде.  Ләкин милекче экологлар таләбенә колак салмады. Шуңа күрә экологлар эш материалларын Казанның Совет районы судына тапшырды, соңгысы табигать саклау ведомствосының шикаятен канәгатьләндерде. Суд карары нигезендә койма билгеләнгән срокта сүтелгән булырга тиеш.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International