Әлмәт гараж кооперативы территориясеннән 90 куб. м. чүп чыгарылды

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Әлмәт шәһәренең гараж кооперативы территориясендәге санкцияләнмәгән чүплек турында хәбәр экологларга "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы аша килде. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре урынга чыккач әлеге мәгълүмат расланды. "Кооперативларның 30% мәйданы чүпләнгән иде. Яраксызланган шиннар, агач, төзелеш һәм көнкүреш калдыклары – һәркайда диярлек ташланган иде", – дип сөйләде экологлар. Чүплек урынын тәртипкә китерү өчен Әлмәт шәһәре Башкарма комитетының Экология департаменты җәлеп ителде. Чүплекне оператив рәвештә бетерделәр, гараж кооперативы территориясеннән 75 мең кв. м. мәйданда 90 куб метр калдык чыгарылды.  

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International