ЭКОлидер бул! 15 ноябрьгә кадәр конкурста катнашуга заявка тапшырырга өлгер!

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы "ЭКОлидер" республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итүне дәвам итә. Катнашу өчен табигатьне сакларга өйрәтү бурычын үз өстенә алган иң экологияле предприятиеләр, белем бирү йортлары, җәмәгать эшендә катнашучылар, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган кешеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экоминистрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләренә әверелгән журналистлар чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар:

- нефть һәм газ сәнәгате;

- төзелеш сәнәгате;

- торак-коммуналь комплекс;

- авыл хуҗалыгы һәм урман сәнәгате;

- мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;

- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;

- югары белем бирүче оешмаларда һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.

Җирле үзидарә органнары:

- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен;

- шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен;

- авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен.

Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар

- иҗтимагый берләшмәләр;

- гражданнар;

- халык контроле.

Массакүләм мәгълүмат чаралары:

- иң яхшы телесюжет;

- иң яхшы радиосюжет;

- иң яхшы электрон ММЧ материалы;

- басма матбугат чараларында иң яхшы мәкалә.

Материаллар 2018 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгак ясау 2018 елның  IV кварталына планлаштырылган. Конкурс әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик иминлек проблемаларына җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлеген билгеләп үтү максатында уздырыла.

Белешмәләр өчен телефон: 8(843)2676811, журналистлар өчен: 8(843)2676822.

Заявкалар кабул итү:

- оешмалар һәм шәхси эшкуарлар: Anastasia.Merdyukova@tatar.ru,

- җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар: Darya.Yarchihina@tatar.ru

- массакүләм мәгълүмат чаралары: еco.press@tatar.ru

Конкурс турында нигезләмә белән ТР Экология министрлыгы сайтында "Министрлык эшчәнлеге" – "Конференцияләр, конкурслар, СЮ КО ярдәм итү" бүлегендә танышырга мөмкин: http://eco.tatarstan.ru/rus/2018-2867297.htm

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International