ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Буа шәһәренең "Бор" лагерында ял итүче 190 бала табигый бәрабәрлекне сакларга карар кылган. Лагерь күленең яр буе полосасында "Чиста яр" акциясе булып узды.

"Табигатькә зыяны булмаган туризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясендә катнашучылар Курган өлкәсенең географик һәм табигый үзенчәлекләре белән таныша. "Просветский дендрарий" төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле Урал арты флорасының хәзинә байлыгы булып тора, анда 200 төрле үсемлек исәпләнә. Иң әүвәл дендрарий 1894 елда Урман мәктәбе базасындагы питомник буларак булдырыла.


6
июль, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районында экологик стандартларга туры килми торган эшчәнлек башкарылуын ачыклады. Хокук бозу очрагын ачыклау җирле халыкның игътибарлылыгы аркасында мөмкин булды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре законсыз карьерны ачыклады.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Евгений Игонин җитәкчелегендә Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды.

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының республика буенча иҗтимагый кабул итү системасына 4153 мөрәҗәгать килде. Аларның күпчелеге – 1596 – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча.

Арча районының "Шатлык" балаларны савыктыру лагерында инде гадәткә әйләнгән экология көне уздырылды. Ял итүче балалар өчен табигатьне саклау тематикасына танып белү чараларын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре оештырды.


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе – Көньяк Уралда. Экологик сәяхәтнең дүртенче көнендә анда катнашучылар "Таганай" милли паркында булдылар.

Лаеш районының "Липки" балалар лагерында тәрбияләнүчеләр "Җир шары тирәли экологик сәяхәт"тә булдылар. Балалар өчен квест-уенны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре уздырды. Мәктәп укучылары командаларга бүленде һәм, виртуаль корабларга утырып, маршрут кәгазьләрендә билгеләнгән "утрау-станция"ләрдә тукталышлар ясап, җир шары буйлап йөзеп киттеләр.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе эшендә катнашты. Биредә, "Татарстан Республикасында өстәмә белем бирү: үсеш векторы" секциясе кысаларында, муниципаль районнарда экологик сыйныфлар булдыру турында сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International