Шәһәрнең балалар экология-биология үзәге әйләнә-тирә мохиттә Яшь тикшеренүчеләр бөтенроссия конкурсының шәһәр этабын игълан итә. 12дән 18 яшькә кадәрге яшьләрне конкурста катнашырга чакырабыз.
Катнашучының эшләре һәм анкета-гаризасы Шәһәрнең балалар экология-биология үзәгендә Казан шәһәре, Космонавтлар урамы, 57 йорт адресы буенча 2018 елның 2 октябреннән 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Призлы урыннар алган эшләр, конкурсның киләсе этабында катнашу өчен, Балаларның федераль экология-биология үзәгенә җибәреләчәк.
14тән 18 яшькә кадәрге укучыларга түбәндәге номинацияләр тәкъдим ителә:
- “Агроэкология”;
- “Зоология һәм умырткалы хайваннар экологиясе”;
- “Зоология һәм умырткасыз хайваннар экологиясе”;
- “Зоотехния һәм ветеринария”;
- “Ботаника һәм үсемлекләр экологиясе”;
- “Кеше экологиясе һәм сәламәтлеге”;
- “Экологик мониторинг”;
- “Ландшафт экологиясе һәм экосистемаларны комплекслы тикшерү”.
12дән 13 яшькә кадәрле катнашучылардан табигать фәннәре юнәлешендәге экологик эчтәлектәге тикшеренүләр кабул ителә – “Яшь тикшеренүчеләр” номинациясе.
Чараның нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин: https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2455.htm/gormeropr.htm, белешмәләр өчен телефон: 273-48-55.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте