Александр Шадриков: "Беренче булып калыгыз, һәрнәрсәдә, һәрчак һәм һәркайда лидер булыгыз!" Бүген "Чиста булачак" активистлары елга йомгак ясады

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Ишегалды лагерьлары, мастер-класслар, квест-уеннар, санитар өмәләр, экология дәресләре – болар әле республиканың 45 муниципаль берәмлегендә эковолонтерлар тарафыннан уздырылган активлыкларның тулы булмаган исемлеге. Бүген "Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәте активистлары Ихтыяри зат елына йомгак ясады. "Бүген биредә катнашучы яшьләр күп эшли, безнең һәркайсыбыз өчен һәм өлкән буыннар өчен дә үрнәк булып тора. Үз үрнәгегездә сез башкаларны да җәлеп итәсез – әйләнә-тирәлеккә, экологиягә ничек карарга кирәклеге турында күрсәтәсез. Барыгызга да – "Чиста булачак!" экологик хәрәкәтенең 7,5 меңнән артык әгъзасына рәхмәт сүзләре әйтәбез, – дип сәламләде фестивальдә катнашучыларны ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков. Ул билгеләгәнчә, яшьләрнең иҗтимагый оешмасын Россия Федерациясендә дә исәбе буенча иң активы һәм зурысы буларак берничә тапкыр үрнәк итеп куйганнар. "1 нче урынны яулавы түгел, ә шул дәрәҗәңне саклавы кыенрак. Беренче булып калыгыз, һәрнәрсәдә, һәрчак һәм һәркайда лидер булыгыз!" – дип теләде министр экоактивистларга.

Быел алар тарафыннан 298 экология дәресе, 532 санитар өмә, агач утырту буенча 63 акция уздырылды. Палаткалы лагерьда 700дән артык кеше катнашты, ә "Яшел зачетка" проектында катнашучылар саны 320 җитте. "Сезнең активлык – ихтирамга лаек. Сез гражданнарны дөньяга башка күзлектән карарга өйрәтәсез. Кешеләрне берләштерүегез өчен рәхмәт", – дип билгеләде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев. Әлеге хәрәкәтнең җитәкчесе Диләрә Сатикова да команданың бердәм эшчәнлеген билгеләде: "Әлеге ел яңа проектлар, яңа җиңүләр елы, яңа нәтиҗәләр, яңа фикердәшләр елына әйләнде. Үзебезнең казанышларга мин бик шат. Проектларны тормышка ашыруга өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм, темпларны киметмичә, шундый ук өлгерлек белән яңа үрләргә хәрәкәт итүләрен телим!"

Бу көнне "Чиста булачак" төбәк оешмасының иң актив әгъзалары билгеләнде һәм бүләкләнде, "Яшел җиделек" конкурсында җиңүчеләр аталды, шулай ук "Яшел эстафета" онлайн эко-квестында команда-призерлар әйтелде. Экоактивистларның планында – яңа табигать саклау проектлары, аларны тормышка ашыру өчен тагын да күбрәк волонтерны җәлеп итү күздә тотыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International