12-18 яшьлек укучылар "Минем кече ватаным: табигать, культура, этнос" россиякүләм конкурсының шәһәр этабында катнашу өчен чакырыла

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

15 декабрьгә кадәр "Минем кече ватаным: табигать, культура, этнос" россиякүләм конкурсының шәһәр этабында катнашу өчен эшләр кабул ителә. Конкурс Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экологик-биологик үзәге тарафыннан экологик профильле оешмалар белән берлектә уздырыла.

14-18 яшьлек укучылар өчен конкурс түбәндәге номинацияләр буенча узачак:

- "Гуманитар-экологик тикшеренүләр" (этнос белән табигатьнең үзара бәйләнеш тарихын өйрәнүгә, этнос культурасында табигатьне чагылдыруга, шулай ук этник, дини һәм башка гореф-гадәтләрнең табигатькә һәм табигатьтән файдалануга карата мөнәсәбәтләргә булган йогынтысына багышланган өйрәнү-тикшеренү эшләре);

- "Традицион культура" (матди культура предметларын – табигать материалларыннан файдаланып кием-салым, кирәк-ярак, туклану продуктлары җитештерү, матди булмаган культура күренешләрен: җырларны, биюләрне, уеннарны, йолаларны саклау һәм торгызу эшләре);

- "Табигатьне һәм культураны яклап публицистика" (мәдәни һәм табигый мирасны комплекслы саклау проблемаларына багышланган һәм этнос тормышы белән табигать тирәлегенең үзара бәйләнеше проблемаларын шәхси аңлаганлыкны чагылдыра торган мәкаләләр, эссе, очерклар һәм башка публицистика әсәрләре);

- "Экологик-төбәк юл күрсәткечләре" (кече ватанның мәдәни һәм табигый мирасы белән таныштыра торган экологик-төбәк юл күрсәткечләре һәм маршрутларга тасвирламалар).

12-13 яшьлек укучылар түбәндәге номинацияләрдә катнаша ала: "Кече ватанның тере символы" (авторлары тарафыннан "кече ватанның тере символы" күрсәтелгән һәм аны сайлап алуны язмача нигезләгән (иншалаган), аның төбәк өчен уникальлеге нәрсәдә булуын яки холыкчанлыгын дәлилләү таләп ителә торган, кызыклы фактларны, җирле гореф-гадәтләр һәм халык тормышы белән бәйләнешне чагылдыра торган рәсем һәм башка төрле сәнгать эшләре һ.б.).

Басма һәм электрон рәвештәге эшләр анкета-заявка белән Оештыру комитетына кабул ителә, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Космонавтлар ур., 57 й., "Минем кече ватаным" конкурсы"н күрсәтеп. Муниципаль дәрәҗәдә җиңүчеләрнең эшләре конкурсның киләсе этабына җибәреләчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International