ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2018 ел
җомга

Төзелеш чүбе, полиэтилен, агач калдыклары, ботак кисәкләре һәм кара металл ломы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә законсыз чүплек урынын ачыклады.

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 5482 мөрәҗәгать килде. Бүгенге көндә мәктәп укучылары экологларның иң актив ярдәмчеләре булып тора.

Бүген Зәй һәм Сарман районнарында гражданнар кабул ителде. ТР экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров һәм Татар табигать саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов халыкның экологиягә һәм әйләнә-тирәлекне саклауга кагылышлы сорауларына җавап бирде.

"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе тау сырты аша уза торган 800 метр биеклектәге һәм 3500 м озынлыгындагы Кату-Ярык юлын узды


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан һәм Питрәч районы чигендә 750 м² урында чүпләнгән территорияне теркәде.

2018 елның 23 июленнән 28енә кадәр Казанда чик суларының сыйфатына Россия-Кытайның уртак мониторинг эшен методик һәм лаборатор  яктан тәэмин итү буенча Техник конференция (семинар) һәм Чиктәге суларны рациональ файдалану һәм саклау буенча Уртак Россия-Кытай комиссиясенең Чик суларының сыйфатын тикшерү һәм саклау буенча эшче төркеменең IX утырышы булачак. Аталган утырышлар ел саен уза.

"Җир шары тирәли экологик сәяхәт" палаткалы лагерында балаларны дуслары даирәсендә гадәти булмаган һәм кызыклы маҗаралар һәм вакыйлар тулы 6 көн көтә. Байтик савыктыру-белем бирү лагеры базасындагы эко-смена инде дүртенче ел рәттән уза. Быел 24 июльдән 29ына кадәр балалар Идел-Чулман табигый тыюлыгы белән танышачак һәм Рус география җәмгыяте вәкилләре белән очрашачак, чүпне аралап җыю һәм юннатлык хәрәкәте тарихы турында күбрәк белем туплаячак.

Алексеевск районының Биләр авылында "Сәләт" VII Халыкара яшьләр мәгариф форумы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский катнашты.


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районының Кәләй авылы җирлегендәге предприятиеләрнең берсендә санкцияләнмәгән рәвештә калдыклар урнаштырылган территорияне ачыклады.

20 июль көнне 10.00 сәгатьтә Зәй шәһәре хакимияте бинасында (Крупская ур., 6) әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. ТР экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров һәм Татар табигать саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов халык сорауларына җавап бирәчәк. Кабул итүгә 8(8555)45-66-56 телефоны буенча язылырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International