Идел аръягы ТИ инспекторлары күрсәтмәсе нигезендә Борындык пос. он тарттыру предприятиесендә тузан тотып калучы җайланма эшенең сыйфаты яхшыртылды

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Борындык т.ю. станциясе поселогы торак биләмәсе ягына бөртек тузаны очуы турындагы хәбәр быелның сентябрендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә килде. Моның сәбәпләрен ачыклау максатында белгечләр оператив рәвештә урынга чыктылар. Уздырылган тикшерү күрсәткәнчә, он җитештерүче предприятиедә махсус рөхсәт шартлары бозылган. Һавада үлчәнгән матдәләр буенча рөхсәт ителгән күләм 7,2 мәртәбәгә артык булуы ачыкланды. Атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозган өчен Идел аръягы ТИ инспекторлары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр ташлауга махсус рөхсәт шартларын бозу яки аңа карата тискәре физик йогынты ясау" 8.21 ст. 2 өлеше буенча административ беркетмә төзеде, шулай ук табигать саклау законнары бозылуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә бирде.

Бүгенге көндә экологлар күрсәтмәсе үтәлгән. Бөртек киптерү һәм кабул итү ноктасында бөртек чистарту өчен җайланмага алдан чистартучы сепараторлар урнаштыру буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырылган.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International